Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген, 13нче гыйнварда, Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Рәүхәт кызы Сафина туган көнен каршылады

13 января 2021, 09:30

688

0

0

Бүген, 13нче гыйнварда, Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Рәүхәт кызы Сафина туган көнен каршылады

Хөрмәтле Луиза Рәүхәтовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезнең эш сөючән, максатларга ирешүчән, сәләтле җитәкче булуыгызга сокланабыз. Кирәк чакта сез йомшак күңелле дә, кирәк чакта нык холыклы да була беләсез. Райондашларга һәрчак ярдәм итәргә тырышуыгыз, хезмәтегездә янып-көеп йөрүегез белән дә сез күпләргә үрнәк булып торасыз. Сездә хатын-кызларга гына хас мөлаемлылык, чибәрлек, нәфислек тә бар. Алга таба да хезмәт уңышлары, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар юлдаш булсын. Гомер юлында күп-күп бәйрәмнәр, шатлыклы вакыйгалар көтеп торсын!
Иртә дими, кич димисез
Ял дигәнне белмисез.
Бүген бәйрәмегез белән котлап,
Зур уңышлар телибез.
Авырлыклар җиңел үтсен,
Идеяләр тиз килсен.
Эш арбасын тартканда да
Күңелегез шат булсын.
Изге теләкләр, олы хөрмәт белән - "Апастово-информ" һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев