Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген минем яраткан кызым Хилавиева Гөлчәчәкнең туган көне

05 сентября 2018, 08:53

1209

0

0

Бүген минем яраткан кызым Хилавиева Гөлчәчәкнең туган көне

Кызым-алтыным! Син үзеңнең тырышлыгың, үҗәтлегең, акыллы булуың белән шатландырып торасың. Син безнең таянычыбыз, горурлыгыбыз. 
Кызым-алтыным! Туган көнеңдә сиңа сәламәтлек, шатлык, муллык, бәхет теләп калабыз. 
Кызым-Гөлчәчәгем! 
Мин сине бу якты дөньяга 
Олы сөю белән китердем. 
Күңелемнең бөтен җылылыгын, 
Бар назымны биреп үстердем. 
Күңелеңә иңгән җылылыкка 
Тимәсен дип кырыс кул җиле, 
Иңем генә түгел, җаным белән 
Киләм гел-гел ышыклап сине. 
Мин ышанам алда бары бәхет, 
Куанычлар сине көткәнгә. 
Яшә үз-үзеңә тугры булып, 
Үкенмәслек итеп үткәнгә! 
Сине яратып изге теләкләр белән әниең Гүзәл, энекәшең Рузиль.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев