Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Борнаш авылында туып, хәзерге вакытта Апас авылында гомер кичерүче Сәлахова Асия Кәбир кызының 80 яшьлек олы юбилее

19 октября 2018, 08:58

873

0

0

Борнаш авылында туып, хәзерге вакытта Апас авылында гомер кичерүче Сәлахова Асия Кәбир кызының 80 яшьлек олы юбилее

Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Синең гомер юлыңда авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән әни булдың. Син – һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы әниебез. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң олысы – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена.

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әни, бергәләп.

Иң изге теләкләрне – барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың юллыйлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев