Борнаш авылында яшәүче абыебыз Мингазов Искәндәр Кәфил улы 14 декабрьдә 60 яшьлек юбилеен каршылый.
Абыебыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз – көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Апа белән тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын!
60 яшең тулса тулсын,
Күңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең белән
Мәңге яшь булып кал син!
Сине яратып, хөрмәт белән – сеңелләрең Гыйниятуллинар, Шәмсетдиновлар, Сәлимуллиннар гаиләләре. Бу теләкләргә әтиебез Кәфил дә кушыла.
Нет комментариев