Чирмешән авылында туып үскән тормыш ипәтәшем Гәләтдинов Рамил Рафил улының 19 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее булып узды
![Чирмешән авылында туып үскән тормыш ипәтәшем Гәләтдинов Рамил Рафил улының 19 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее булып узды](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2019/11/22/032e69ea8ecbf94feedbbccc81968956.jpg)
Кадерлебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыбызның игелеген күреп, озын гомер, күңел тынычлыгы, пар канатлы булып, бергә-бергә гөрләшеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең кадерлебез,
Син безгә бик тә кирәк.
Сине хөрмәт итеп, изге теләкләр белән - тормыш иптәшең, улың Руслан, кызың Инзилә.
Нет комментариев