Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Чәтбаш авылында яшәүче кадерле кешебез Нәҗмиев Роберт Хафиз улы 20нче майда 75 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.

20 мая 2021, 10:02

979

0

0

Чәтбаш авылында яшәүче кадерле кешебез Нәҗмиев Роберт Хафиз улы 20нче майда 75 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.

Кадерлебез! Тормыш киңлекләрен иңләгәндә, хыял канатларын талдырмый, куйган максатларыңа ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Әтиебез нәкъ шундый ирләрнең берсе. Бүгенгесе көндә “Апас районының Почетлы гражданины” исемен лаек йөртәсең. Сине белгән һәр кеше хөрмәт итә. Гаилә җанлы, әниебезнең, балаларыңның, оныкларыңның ныклы терәге, таянычы, кешелекле, ярдәмчел булганың өчен мең-мең рәхсәт сиңа. Син безнең ышанычыбыз, саклаучыбыз, яклаучыбыз. Әтиебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә әниебез белән иңне-иңгә куеп, бер-беребезнең күңел яктылыгың, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, сау-сәламәт, балалар шатлыгына сөенеп бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.
Гомерләрең озын булсын, әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә,
Син- иң изге һәм иң кадерле.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп – әниебез Нурия, балаларың Лилия, Рүзия- Рашат, Альберт-Гөлүсә, Раилә-Андрей, Наилә-Дамир һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев