Чын күңелдән хезмәттәшебезне котлыйбыз!

14 нче июль көнне Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, чибәр, сөйкемле, олы ихтирамга лаек – Сафиуллина Индира Илдар кызы 50 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый.
Хөрмәтле Индира Илдаровна! Әлеге күркәм юбилей көнегездә Сезгә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне юллыйбыз. Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз безне сокландыра. Исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез. Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
Иң изге теләкләр белән – мәктәп коллективы, профсоюз оешмасы исеменнән татар теле һөнәри берләшмәсе укытучылары.
Нет комментариев