Чын күңелдән котлыйбыз!
Зур Болгаер авылында яшәүче кадерле әтиебез, тормыш иптәшем Насртдинов Альберт Борхан улына 14 июль көнне 55 яшь.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Алдагы гомер елларыңда да тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, тигезлектә, шатлык белән үтсен.
Син бар чакта безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә,
Сүнмәсен, әти, көчең.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Алдагы көндә дә безгә терәк булып, үрнәк булып, кадер-хөрмәттә, безне шатландырып, күтәренке күңел белән яшәргә язсын, бар да яхшы булсын.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Тәслимә, балаларың Илнар-Рания, Илфар.
Нет комментариев