Чирмешәндә яшәүче кадерле абыебыз Галәтдинов Вазыйх Вәгыйзь улы 27 февральдә 70 яшьлек олы юбилеен каршылый
Кадерле абыебыз! Сине олы гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Туган йортның җылысын саклап, безне яныңа җыеп яшисең. Әти-әни урынына калган кадерле кешебез син. Хөрмәтебез дә, ихтирамыбыз да чиксез, абыебыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, матур тормыш телибез.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.
Иң изге теләкләр белән – Разыйх-Гөлсинә, Мөсәлим-Фирая, балаларыбыз.
Нет комментариев