Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа ел котлы булсын, апаслылар!

31 декабря 2023, 05:00

125

0

0

Яңа ел котлы булсын, апаслылар!

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмгә кайткан якташлар! Тиздән яңа 2024 елны каршылыйбыз. Үтеп баручы елга йомгак ясап, хезмәтебезгә бәя бирү чоры җитте. Сезне якынлашып килүче Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм.
Узып баручы 2023 ел җиңелләрдән булмаса да, районыбыз халкы күңелендә социаль-икътисади үсештә ирешелгән күп кенә казанышлар белән кереп калачак.
Мин барлык халыкка район тормышын аңлаулары, ышанычлары һәм җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен рәхмәтемне белдерәм. Район нинди генә уңышларга ирешсә дә, бу - һәр кешенең, коллективның, җитәкченең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне юллыйм.
Илебез, Республикабыз Хөкүмәте, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районыбызның инвестицион үсеше көннән-көн арта, төзелеш, торак һәм социаль-мәдәни объектларны төзекләндерү, юлларны яңарту буенча проектлар тормышка ашырыла, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Районыбыз үсешендә шатлыклы һәм кирәкле этап - яңа инвестицион проектларга нигез салына, алар ярдәмендә безнең районда яңа предприятиеләр, җитештерү, сәнәгать оешмалары һәм эш урыннары барлыкка киләчәк. Район белән хезмәттәшлек итүче барлык инвесторларга рәхмәтемне белдерәм!
Без - агросәнәгать районы. 2023 елда Апас районы 98148 тонна ашлык җыеп алды. Без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән горурланабыз.
Махсус хәрби операция башланганнан соң, без Донецк һәм Луганск халык республикалары халкы өчен гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү акциясенә кушылдык. Өлешчә мобилизациягә эләккән егетләребезнең гаиләләренә һәм туганнарына булышу - безнең алда торган иң мөһим бурычыбыз. Бу изге эш районыбызның бердәм халкы, эшмәкәрләребезнең бердәмлеге һәм ихласлыгы ярдәме белән эшләнелде.
Кадерле дуслар! Яңа ел сезнең барлык яхшы уй-ниятләрегезне тормышка ашырсын иде. Яңа җиңүләр һәм шатлыклар, туган җиребезгә иминлек алып килсен. Йөрәкләребездә һәрвакыт игелеккә һәм шәфкатьлелеккә, игътибар һәм ярдәмчеллеккә урын булсын. Безнең уртак йортыбыз – Апас районында тынычлык хөкем сөрсен, ул гел алга барсын!
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев