Идрәз авылында яшәүче Хафизова Гөлүсә Хәйрулла кызының 9 июльдә 55 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине чын күңелдән истәлекле туган көн бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа барлык изге теләкләрне юллыйбыз. Син безнең горурлыгыбыз, барыбыз өчен дә бик якын, кадерле кеше. Ходай сине сәламәтлектән аермасын. Алга таба да шулай тигезлектә, бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезне югалтмыйча, балаларыбызның, оныкларыбызның игелеген күреп, туганнарның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә булсын.
Кадерлебез безнең Гөлүсә!
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Әнәс, улың, кызың, киленең, киявең, оныкларың.
Нет комментариев