Июль аеның икенче якшәмбесе почта элемтәсе хезмәткәрләре көне

Йөз еллар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулай булып кала да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары үсеш алганда да почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмый.
Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, бөтен энергияләрен һәм еллар буена тупланган тәжрибәләрен уртаклашкан искиткеч кешеләр эшли. Һөнәри бәйрәм көнендә почта хезмәтендә эшләүче һәркемгә, хезмәт ветераннарына ныклы сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм бәхет телибез.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев