Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә
Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруга лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде. Өлкән кешеләр бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Өлкәннәрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык та, юклыкны да күргән алар. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, нужаларны тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Өлкәннәребезгә исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев