Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Җиңү көнен алып килә язлар, Алар саный заман агышын Туган илебез азатлыгы өчен көрәштә башларын салган каһарманнарыбыз, бүген дә олы горурлыгыбыз булып арабызда яшәүче сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре алдында рәхмәт әйтеп баш иябез

09 мая 2024, 06:30

35

0

0

Җиңү көнен алып килә язлар, Алар саный заман агышын Туган илебез азатлыгы өчен көрәштә башларын салган каһарманнарыбыз, бүген дә олы горурлыгыбыз булып арабызда яшәүче сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре алдында рәхмәт әйтеп баш иябез

1945 елның 9 Мае – бик кадерле һәм изге көн. Бу көнне дөнья тарихындагы иң коточкыч сугышка нокта куелды. Җиңү бөтен илебез халкы - сугышчыларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды. Туган илебез азатлыгы өчен барган бу дәһшәтле сугышта 11 мең 148 якташыбыз катнашып, аларның исемнәре тарих битенә алтын хәрефләр белән язылды. Канкойгыч сугыш кырыннан кайтмый калган 7 мең дә 2 райондашыбыз батырлыгы мәңге күңелләребездә сакланыр. Тылда иген иккән, тыныч тормыш өчен көне-төне хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең гомер юлы да батырлыкка тиң. Бүген дә безнең арабызда олы горурлыгыбыз булган, яу кырында дошман белән күзгә-күз очрашып, Җиңү алып кайткан 3 сугыш ветераны яши. Алар батырлыгы алдында чиксез рәхмәт әйтеп баш иябез.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләргә, аларның гаиләләренә, әти-әниләренә дә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез.

Хөрмәтле ветеран фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар!
Сезне Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Бөек Җиңүнең 79 еллык юбилее белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Тыныч тормыш, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим.
Айрат Җиһаншин, Апас муниципаль районы башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев