Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасының баш хисапчысы Зәйнуллина Гөлфизә Нәриман кызы туган көнен билгеләп үтә

01 апреля 2023, 06:55

150

0

0

“Йолдыз“ (“Звезда“) газетасының баш хисапчысы Зәйнуллина Гөлфизә Нәриман кызы туган көнен билгеләп үтә

Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлфизә Нәримановна! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын.

Зәп -зәңгәр бүген күкләр дә,
Гүя махсус киенгән.
Сезнең туган көн бүген дип,
Бар табигать сөенгән.
Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!
Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез -
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.
Яз - табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.
Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,
Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100гә кадәр җитегез!

Олы хөрмәт белән – “Апастово-информ“ һәм “Апас хәбәрләре“ коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев