Иске Әнәледә яшәүче бердәнбер, якын булган энебез Сәмигуллин Фарис Мотыйгулла улы 1 октябрьдә үзенең күркәм юбилеен каршылады
Хөрмәтле энебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең киңәшчебез, ярдәмчебез, таянычыбыз. Безне гел якты йөз белән каршы аласың. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-сөенечләр, озын гомер телибез.
Бәйрәмеңнең матур хәтирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән, сине бик каты яратып – апаларың Дания, Фания-Дамир, балаларыбыз Алсу-Рәфил, Алмаз, Эльвира, Лилия, оныкларыбыз Камилә, Ләйлә.
Нет комментариев