Карабай авылында туып, Иске Йомралыда яшәүче Гарифуллин Фирдинат Мотыйгулла улының 19 мартта 50 яшьлек олуг юбилее
Туган җанлы, киң күңелле кадерле әтиебез һәм тормыш иптәшем! Сине 50 яшьлек матур бәйрәмең белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы гомер юлыңда сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми, җан тынычлыгында, балалар игелегендә, бер-беребезне хөрмәт итеп, терәк-таяныч булып, тигезлектә, муллыкта, озын-озак еллар шатланып яшәргә Ходай насыйп итсә иде.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Галия, балаларыбыз.
Нет комментариев