Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Каратун станциясендә яшәүче, әтиебез урынына калган безнең өчен иң якын, иң кадерле булган дәү абыебыз Зәйнуллин Рөстәм Габдулла улы 25гыйнварда күркәм юбилеен бәйрәм итә

25 января 2019, 14:07

1156

0

Зур хөрмәткә ия булган Дәү абыебыз! Сине юбилеең белән котлап иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Һәрбер көнең саулыкта, тынычлыкта, муллыкта узсын. Әниебез белән тигезлектә, кайгы-хәсрәт күрмичә, безне сөендереп озак яшәвегезне телибез.

Дәү абый! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Сине  сабыр, миһербанлы, безнең өчен өзелеп торганың, авыр чакта таянычыбыз, саклаучыбыз булганың өчен яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Бүгенге көндә әниебезне ихтирам итеп, аңа авыр вакытларыңда ярдәм итеп торасың. Без килгән саен капка төбенә чыгып каршы аласың, матур итеп озатып каласың. Оныкларыңны яратып, алар сораганны үтәргә тырышасың. Безнең һәрбер уңышларыбызга сөенеп торасың, кирәк вакытта ярдәмгә ашыгасың. Барысы-барысы өчен дә рәхмәт сиңа Дәү абый!

Олы синең биргән киңәшләрең

Туры синең әйткән сүзләрең.

Шатлык, сөенечтән генә торсын

Синең үтәсе гомер юлларың.

Ярый, өебездә, син бар әле—

Таяныч син, терәк син.

Жиңел чакта без дә батыр,

Авыр чакта кирәк син.

Үзеңә дә авыр чаклар

Буладыр — түзәсеңдер.

«Бала күңеле — далаларда»,

— диләр бит, беләсеңдер…

Без ялгышсак, кичерәсең

Күңелең киң, беләбез.

Авыр чакта сиңа күбрәк

Ярдәм сорап киләбез. 

Ходай сиңа озын гомер,

Гомерлек шатлык бирсен.

Кайгы-хәсрәтсез тормыш,

Бәхетле картлык бирсен.

Иң изге һәм чын йөрәктән әйтелгән теләкләр белән – кызың Гүзәл, оныкларың Гөлчәчәк, Рүзил. Бу теләкләргә әниебез Факия дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев