Кече Болгаер авылында яшәүче кадерле әниебез Гайфуллина Гөлүсә Зыятдин кызының 18 май көнне 45 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар юлдаш булсын.
Котлы булсын олы туган көнең,
Зур шатлыклар каршы алсыннар.
Әгәр булган булса борчуларың,
Үткән тормышыңда калсыннар.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Иң изге теләкләр белән – әтиебез, балаларың Илүсә, Лилия, Гөлия, киявең Илназ, нәни оныгың Самир.
Нет комментариев