Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Куккуз авылында яшәүче Хәбибуллин Фирдүс Хәсип улы 4 февральдә 50 яшьлек юбилеен каршылый

04 февраля 2019, 09:04

1341

0

0

Кече Куккуз авылында яшәүче Хәбибуллин Фирдүс Хәсип улы 4 февральдә 50 яшьлек юбилеен каршылый
Кече Куккуз авылында яшәүче Хәбибуллин Фирдүс Хәсип улы 4 февральдә 50 яшьлек юбилеен каршылый

Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне, мең-мең рәхмәтләребезне кабул итеп ал. Син – безнең таянычыбыз, килер көнгә ышанычыбыз. Син барыбызны да кайгыртып яшәгәнгә, гаиләбез бөтен, бәхетебез түгәрәк. Гомер юлларын ышанычлы ир, менә дигән әти,  игелекле бала, мәрхәмәтле туган булып үтәсең. “Кулларың алтын“ – дип синең кебекләргә әйтәләр. Чөнки нинди эшкә алынсаң да булдырасың, коеп куясың.

Синең кебек сабыр, батыр, бала җанлы, кунакчыл, барысы өчен дә кайгыртучы әтиләр бик сирәктер. Без, әтиебез, синең белән чиксез горурланабыз, бик-бик яратабыз.

Әти-әниең өчен зур терәк син,

Гаиләң өчен уңган ир дә син.

Ике кызыңа үрнәк әти дә, син,

Тормыш өчен бик тә кирәк син

Әти булган өйнең нигезе нык,

Табыны да һәрчак түгәрәк

Ике кызыңны назлап үстергәнгә,

Күңелләрдә оча күбәләк.

Әтиебез – безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга

Фәрештәләр иңнәреңә кунсын,

Юбилеең белән котларга.

Изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Римма. Альмира-Илшат, Альбина, оныгыбыз Самат, әниләребез, кода-кодагый, барлык туганнарда  кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев