Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Барыгызны да чын йөрәктән Ураза гаете белән котлыйм. Быел ул 2 майда билгеләп үтелә. Бу изге һәм шатлыклы бәйрәм көннәрендә барча мөселманнарга ныклы исәнлек, матур тормыш телим. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итеп, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, хәерле, имин көннәр насыйп итсен. Белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны кичерсен, рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Гаиләләребездә бәхет тантана итсен.
Айрат Җиһаншин, мунициапаль район башлыгы.
Нет комментариев