Көлкәш авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче кадерле әтиебез Шакиров Расых Хәбибрахман улының 18 августта 85 яшьлек олуг юбилее
![Көлкәш авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче кадерле әтиебез Шакиров Расых Хәбибрахман улының 18 августта 85 яшьлек олуг юбилее](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/8/18/cd0456829a0a7f87a45982743af27e32.jpg)
Хөрмәтле әтиебез! Сине олы бәйрәмең белән кайнар котлап, иң изге теләкләрне юллыйсыбыз килә. Әти, син безнең олы терәгебез, барыбыз өчен дә бик якын, кадерле кеше. Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын телибез. Алга таба да шулай тигезлектә, әни белән бер-берегезнең кадерен белеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, муллыкта яшәргә язсын.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә кирәк!
Әтиебез, сине бик каты яратабыз!
Иң изге теләкләр белән – әниебез, балаларың, 7 оныгың, 10 оныкчыгың.
Нет комментариев