Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз!

13 января 2019, 02:07

4726

0

0

Котлыйбыз!

  • Луиза Раухатовна ! Сез ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансыз. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнегез-юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз! 
    Гыйнвар салкыннарында туган булсагыз да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелегез матур, даладай киң булсын. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлек, ихласлык, ягымлылык белән кешеләр күңелен яулыйсыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә! 
    Дөньядагы һәрбер яхшылыктан 
    Өлеш чыксын сезгә мул гына. 
    Без телибез сезгә ак бәхетләр, 
    Шатлыкларга илткән юл гына. 
    Бәйрәмеңнең матур хатирәсе 
    Күңелеңдә калсын уелып. 
    Тәбриклибез сезне чын күңелдән, 
    Барыбыз да бергә җыелып.

  • "Йолдыз" ("Звезда") редакциясе коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев