Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кызыл-Тау авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче яраткан, акыллы сеңелебез Мусина Гөлфия Абдулла кызы, аның тормыш иптәше Мусин Фәрит Сәлмән улының күркәм юбилейлары!

25 июля 2018, 08:41

1002

0

0

Кызыл-Тау авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче яраткан, акыллы сеңелебез Мусина Гөлфия Абдулла кызы, аның тормыш иптәше Мусин Фәрит Сәлмән улының күркәм юбилейлары!

Кадерлеләребез Гөлфия, Фәрит! Әлеге олуг юбилей көнегездә сезгә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне, иң җылы хисләребезне юллыйбыз. Сез икегез дә олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, кунакчыл, тырыш булдыгыз. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, муллыкта, балаларыгызның игелеген, дус-туганнар хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез.

Гөлфия сеңелебез чирек гасыр Казан мәктәбендә гомерен укытучылык эшенә багышлаган. Тирән белемле,  үз эшен яратып башкарган, тырыш һәм таләпчән, изге сы     йфатларны үзенә мулдан җыйган коллектив, ата-аналар ихтирамын казанган мөгәллимә ул.

Мөгәллимнең үрнәк өлгесе син,

Төгәл, пөхтә, күркәм, сөйкемле.

Хатын-кызның бөтен гүзәллеген

Сиңа җыеп биргән шикелле.

Киләчәктә дә тигезлектә, бер-берегезгә терәк булып, туганлык җепләрен югалтмыйча, шатлык-куанычлы хәерле гомер теләп калабыз. Без – туганнар сезне бик-бик яратабыз.

Туганлыкны саклап яшик шулай,

Бер-беребезнең хәлен белешеп.

Борчу килсә, бергә уртаклашып,

Шатлыкларны бергә бүлешеп.

Иң изге теләкләр белән – барлык туганнар исеменнән Ябалакта яшәүче апаң Әлфия.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев