Әлмәндәр авылында яшәүче кадерле кешебез Сираҗева Дилбәр Хабул кызының 29 октябрьдә күркәм юбилее
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, шатлыкларны бүлешеп яшәүче, балалар өчен кайгыртучан әни булган якын кешебезне бәйрәме белән котлыйбыз.
Кадерлебез! Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын булсын. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелгә куанып яшәргә язсын. Гаиләбез учагын сүндермичә, гомер көзләрен бергә каршылыйк.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Фәнис, кызларың, Альбина, киявең Дамир һәм Лилия.
Нет комментариев