Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Морзалар авылында яшәүче Гыймадиев Зөфәр Әгъзәм улының 1 июнь көнне 60 яшьлек юбилее

01 июня 2021, 09:06

777

0

0

Морзалар авылында яшәүче Гыймадиев Зөфәр Әгъзәм улының 1 июнь көнне 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине шушы иң зур шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлеше яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз.

60 яшь ул ни бары 60 кына,

60 җәй һәм 60 яз гына.

Йөзләреңдә нур сибеп торганда,

Синең өчен ул гомереңнең җәе генә.

Әле аның көзе дә, кышы да,

Кабат әбиләр чуагы да булыр.

Сиңа бездән бер генә теләк,

Саулык, ә тән сихәте ул озын гомер,

Шатлык, бәхет һәм күңелегендәге илаһи нур тамчысы.

Киләчәктә балаларыңның, оныкларыңның игелек, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

60 яшең белән котлап, зур бәхет сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген без сине.

Сине яратып – балаларың Илгизәр-Гүзәл, Илдар. Оныкларың Әмир, Кәрим. Бу теләкләргә әниебез һәм дәү әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев