Морзаларда яшәүче Садриев Хәлил Хәлим улының 5 августта 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын.
Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын,
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
Кояш кебек балкып яшә,
Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
Булсын ул илле, тулсын ул илле,
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен,
Җырлап каршы ал тагын иллене!
Иң изге теләкләр белән – әти-әниең, тормыш иптәшең Мөнирә, балаларың Фидан, Фирүзә, сеңелең Гөлнара-Илнар, Сөмбел, Илфар.
Нет комментариев