Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Аналар көне буларак билгеләп үтелә

26 ноября 2023, 05:00

38

0

0

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Аналар көне буларак билгеләп үтелә

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.
Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны беләбез.
Хөрмәтле әниләребез! Сез дөньяда матур, сөйкемле, тыйнак, түземле кешеләр. Сез - гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында. Бүгенге көндә балалары Ил иминлеге сагында булган Аналарыбыз чын батырлык үрнәге. Әни сүзен әйткәндә дә күңелләр нечкәрә. Сабырлыкта, түземлектә, миһербанлыкта тиңдәшсез булган олы затларны - Аналарны бәйрәм белән тәбрик итәм. Озын гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар бәхете телим. Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев