Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Район башлыгы Айрат Җиһаншин мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

05 октября 2022, 05:00

139

0

0

Район башлыгы Айрат Җиһаншин мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Укытучы – һәркемгә белем иленә ишек ачкан, олы тормышка юл күрсәткән хөрмәтле һөнәр иясе.
Бүгенге көндә районыбыз укытучылары үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкаралар, белем бирүдәге гадәти алымнарны инновацион үзгәрешләр белән берләштереп, заман таләпләренә җавап бирердәй белемле балалар әзерлиләр. Җирлегебездә мәгариф учреждениеләре, мөгаллимнәр, республика һәм рәсәй күләмендә үткәрелүче бәйгеләрдә актив катнашып, югары исемнәргә һәм төрле грантларга ия булалар.
Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, хезмәт уңышлары, куанычлы тормыш телим. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев