Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Район башлыгы Айрат Җиһаншин районыбызның ак халатлы шәфкать ияләрен – медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрик итә

18 июня 2023, 07:00

165

0

0

Район башлыгы Айрат Җиһаншин районыбызның ак халатлы шәфкать ияләрен – медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрик итә

Медицина өлкәсендә очраклы кешеләр юк. Сезнең хезмәт катлаулы һәм җаваплы, зур ихтыяр көче, тәҗрибә, белем, күңел җылысы таләп итә. Сез сайлаган һөнәр халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Район үзәк хастаханәсендә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында авырулар шифа ала, профилактик чаралар уза. Һәр көн саен сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез – медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә һөнәри уңышлар һәм имин тормыш телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев