Рамазан шәриф ае 10 мартта кояш баеганнан соң керә
![Рамазан шәриф ае 10 мартта кояш баеганнан соң керә](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2024/3/10/Gyrrf6zk5LKR0CTCVXxrXM8Rwb6WRphl15K3otrd.png)
11 нче март- уразаның беренче көне. Беренче тәравих намазы 10 март кичендә ястү намазыннан соң укыла. 10 апрельдә Ураза гаете бәйрәм ителә.
Ураза сүзе "тыелу" дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән, шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән сакланырга тиеш. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, игелекләр кылып, гөнаһлардан тыелып яшик!
Мирхәт Җамалиев, район мөхтәсибе.
Нет комментариев