Район стоматология бүлегендә теш табибы булып эшләүче Сөнгатуллина Фәния Рөстәм кызы 18 мартта күркәм юбилеен билгеләп үтә
Фәния Рөстәмовна! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәбез. Синең кулларың алтын, үзең һәр кешегә карата игътибарлы, ягымлы. Хезмәтеңне дә җиренә җиткереп, намус белән башкарасың. Гаиләңдә дә уңган хуҗабикә, ягымлы әни, кайгыртучан туган була беләсең. Сиңа киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, уңышлар, бәхет, күңел тынычлыгы, улыңның игелеген күреп озак яшәвеңне телибез.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Олы хөрмәт белән – хезмәттәшләрең.
Нет комментариев