Сабантуй җитә бездә!
Ерак дәверләрдән безнең көнгә кадәр төсен югалтмый килгән бәйрәм ул – Сабан туе. Гасырлар дәвамына сузылган бу милли бәйрәмебезнең үз йөзе, үз гореф-гадәте һәм үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Без быелгы Сабан туен шат күңел, күтәренке кәеф белән каршы алабыз. Язгы чәчүне уңышлы гына тәмамлап чыга алдык. Кырларда җанга рәхәтлек өстәп игеннәребез күтәрелеп килә, болыннарда яшел печән дә күпереп үсә. Шуңа да быелгы Сабан туен лаеклы рәвештә уздырырга хаклыбыз.
Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар! Барыгызны да халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе белән кайнар котлыйм. Хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә татулык, илгә-көнгә тынычлык телим. Табыннарыгыз мул булсын, икмәкләребез уңсын, җиһанда татулык хөкем сөрсен. Сабантуй котлы булсын!
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Нет комментариев