Шушы көннәрдә, Урта Балтай авылында гомер итүче Сабиров Ренат һәм аның тормыш иптәше Сабирова Люция үзләренең 60 яшьлек юбилей көннәрен бәйрәм итәләр.
Без белгәннән бирле әтиебез язгы пычракларда да, кышкы бураннарда да бер көн калмый, машинасын кабызып эшкә китә. Әтиебез гомер буе үзенең бар көче белән туган җиргә хезмәт иткән, аңа ихлас күңеле белән тугры калган Җир улы ул.
Әниебезнең кулыннан да гөлләр тама, уңган да, булган да, һәрчак үрнәк кешебез ул. Шунысы да сөенечле, тормышның һәр көнендә әтиебез белән әниебез һәрвакыт бербөтен булып кала бирделәр. Без аларның татулыгына, тутыкмас мәхәббәтенә, тормыш табышмакларын зирәк итеп чишә белүләренә һәрвакыт сокланып яшәдек.
Кадерле әти-әниебез! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Чиксез сәламәтлек, озын якты гомерләр телибез!
Хезмәт, эш белән яшәргә ияләшкән кулларыгызга инде ял килсен, лаеклы ялның кадерен белеп, сәламәтлектә, матур картлыкта парлы гомерләр кичерергә язсын, тәрәз төбендәге гөлләребез сулмасын, өйдә һәрчак кояш балкысын! Бик яратабыз үзегезне!
Сезне котлап - кызларыгыз, киявегез, оныкларыгыз һәм Кайбычта яшәүче кода-кодагыйларыгыз.
Нет комментариев