Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Табар Черкенендә яшәүче кадерле кешебез Ибәтуллина Айсылу Касыйм кызының 19 октябрь көнне күркәм юбилее

19 октября 2018, 11:24

932

0

1

Табар Черкенендә яшәүче кадерле кешебез Ибәтуллина Айсылу Касыйм кызының 19 октябрь көнне күркәм юбилее

Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы хатын, балаларыбыз өчен кайгыртучан әни булган якын кешебезне бәйрәме белән котлыйбыз.

Сөеклебез! Саулыгың ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелгә куанып, имин һәм мул тормышта яшә. Гаиләбезнең учагын сүндерми, гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршылыйк.

Күңелкәең синең назга тулы,

Барыбызга тигез бүләсең.

Безнең өчен яшәү сиңа Ходай

Насыйп иткән бүләк, күрәсең.

Гомерләрең озын булсын синең,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп  яшә безнең өчен җирдә

Син иң изге һәм иң кадерле.

Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Фәһим, әниең аРав Равия, балаларың Илнар-Роза, Рамил-Гөлназ, Азалия, Әмир, Марат, Гүзәл. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла.                                                                                                                                              

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев