Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Танай-Турай авылының “Гөлбакча” балалар бакчасы тәрбиячесе Зыятдинова Фирания Әгъләм кызын һөнәри бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәбез

27 сентября 2023, 07:00

163

0

Хөрмәтле Фирания Әгъләм кызы! Сез игелекле һәм игътибарлы, йомшак күңелле, нәниләрне үз сабыегыздай якын итүче иң яраткан тәрбиячебез безнең. Озак еллар эшләү дәверендә сез бик күп ата-аналарның хөрмәтен яуладыгыз. Сабыйларыбыз сездәге иң күркәм сыйфатларны күреп, үзләрендә сеңдереп үсәләр, сезгә сокланалар һәм үрнәк алалар. Сезгә авыр хезмәтегездә сабырлык, гаиләгезгә тигезлек, ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез. Барлык балаларыгыз да акыллы һәм тәүфикъле булсыннар!
Һәр баланы үз сабые сыман
Ирәкли ул сөя, ярата.
Хөрмәт йөзе берүк сүрелмәсен
Тәрбиячеләргә карата.
Эшегездә тугры булган өчен
Рәхмәт әйтә әти-әниләр.
Тәрбияче икенче әни дип
Юкка гына, юкка әйтмиләр.
Мәңге балкыр кояш гомерләре
Җылы нурларына сез ия.
Сабыйларны бердәй тигез күреп
Биргән өчен дөрес тәрбия.
Күңелләргә берүк уелмасын
Төзәлмәслек тирән яралар.
Ходай сезгә сабырлыклар бирсен
Яратсыннар сезне балалар.
Иң изге теләкләр белән – Гатауллиннар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев