Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Түбән Барыш авылында гомер итүче кадерле әниебез Габидуллина Фәридә Вәли кызының 2 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

02 сентября 2018, 11:07

723

0

0

Түбән Барыш авылында гомер итүче кадерле әниебез Габидуллина Фәридә Вәли кызының 2 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Син гомер буе туган җиреңә намуслы хезмәт иттең, 35 ел гомереңне балалар укыту, тәрбияләүгә багышладың. Акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы, киң күңелле, олы җанлы булганың өчен, якыннарың, туганнарың, хезмәттәшләрең арасында абруең зур синең. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа. Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. 
Син әнием – тиңсез! Тиңсез йолдызларга, 
Йолдызлар бит бер мәл атыла. 
Син атылмас якты нурым минем, 
Мәңге сүнмә! Мәңге ян гына! 
Кызың Алинә, киявең Илназ, улың Равил, оныкларың Данил, Зәлинә. Бу теләкләргә әтиебез Кәфил һәм дәү әниебез Асия дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев