Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Төгәл саннар дөньясында ярты гасыр гомер узган

05 августа 2018, 10:33

978

0

0

Төгәл саннар дөньясында ярты гасыр гомер узган

Апаста 
яшәүче Налия апа Җәләлиева үзенең сабырлыгы, тырышлыгы, тирән белеме, төгәллеге белән күпләрне сокландыра. Бар гомерен икътисад эшенә багышлаган ул. 
Налия апа Иске Йомралы авылында туып-үскән. Әтисе Камәрнең юлын дәвам итәргә теләп, икътисадчы һөнәрен сайлаган. Төгәл саннар дөньясына – үз-үзеңә таләпчәнлек, тирән белем, зур зиһен сорый торган эшкә 55 елга якын гомерен багышлаган. 
Кулына белгечлек дипломы алып, 1966 елда районның кулланучылар җәмгыятенә эшкә кайта ул. Биредә икътисадчы булып 18 ел хезмәт итә. Аннан район Советына баш хисапчы булып билгеләнә. Биредә дә төгәл, эшен җиренә җиткереп, яратып башкаручы хезмәткәр буларак бәяләнә. 1995 елда Налия апа “Алтын башак” оешмасының Апас филиалына җитәкче итеп чакырыла. Бу эштә инде җаваплылык тагын да арта, 6 район халкына хезмәт күрсәтү бурычы йөкләнә. Инде ничәмә еллар тәҗрибә туплаган ханым бу вазифада да югалып калмый. Кая гына эшләсә дә, үзен сәләтле, булдыклы, намуслы хезмәткәр буларак таныта. Шул ук елларда Налия апа “Альтаир-1” оешмасының да исәп-хисап эшләрен алып бара. Ул биредә 20 ел хезмәт итә. 
-Хезмәт елларым күңелле бер чор булып истә калды. Хәзер дә хезмәттәшләрем белән аралашам, сөйләшәм, якты хатирәләрне уртаклашам. Мине онытмыйлар, хәлемне беләләр, сәламнәр юллыйлар. Үзем дә, инде лаеклы ялда булсам да, киңәшләрем белән ярдәм иртәм. Һөнәрем миңа күңел күтәренкелеге бирде. Чөнки, бик яратып, теләп эшләдем, - ди ул үзе. 
Налия апаның нәтиҗәле хезмәт еллары истәлеге булып, бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары саклана. Шулай ук хезмәт ветераны исеменә ия, төзелеш оешмасындагы хезмәте өчен алган Мактау билгесе, медале дә бар. “Иң яхшы хезмәткәр” исеменә лаек булган вакытлар да бүгенгедәй исендә. 
Налия апа бүген ике кызы, оныгы белән горурланып яши. Аларның хөрмәтен, кайгыртуын, ихтирамын тоя, үзе дә хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. 
-Әтием гомер буе колхозда баш хисапчы булып эшләде. Аның сәләте миңа да күчкән. Хәзер минем юлны кече кызым Гөлнара дәвам итә. Һөнәребез нәселдән-нәселгә күчә. Олы кызым Зөлфия балаларны спортка тарту эшенә зур өлеш кертә. Ике балам да икешәр югары белемгә ия. Оныгым Рөстәм да уңышлары белән сөендерә. Бүгенге көндә ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын уңышлы гына тәмамлап, укуын аспирантурада дәвам итә, - ди Налия апа. 
Бу көннәрдә Налия апа Җәләлиева олы юбилеен билгеләп уза. “Альтаир -1” оешмасы теләкләренә кушылып, без дә аңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлыклар һәм күтәренке кәеф телибез. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев