Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Төкле аягың белән кил, 2024 ел!

27 декабря 2023, 11:42

163

0

0

Хөрмәтле якташлар! Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Әлеге зур бәйрәмне балалар да, өлкәннәр дә – барыбыз да көтеп алабыз. Ул гомергә гаилә бәйрәме булды. Аны якыннарыбыз белән күңелле итеп каршы алырга, үткәрергә язсын. Гаиләләребез имин булып, барыбыз да сау-сәламәт, сөенеп яшәргә һәм эшләргә язсын!
Яңа ел ул шулай ук хезмәт коллективларында бер кат ирешелгәннәрне барлау, йомгак ясау, алдагы елга планнар кору чоры да. Бу яктан 2023 ел безнең өчен уңышлы булды: районыбыз икътисади яктан алга бара. Якташлык җәмгыятебез дә матур гына эшләп килә. Октябрь аенда бик зурлап җәмгыятьнең 30 еллыгын үткәрдек. Ел дәвамында башка чаралар да даими рәвештә оештырылды. Киләсе елда да шулай матур, тату эшләргә язсын.
Елны эш мәшәкатьләренә күмелеп кенә түгел, кадерле кешеләрегез, якыннарыгыз янәшәсендә ешрак үткәрергә язсын! Хыяллар тормышка ашсын, эшләрегез уңсын! Сәламәтлеккә кинәнеп, гаилә бәрәкәтенә күмелеп, кадер-хөрмәттә яшәгез! Күкләребез аяз, күңелләребез көр булсын!
Хөрмәт белән, Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Абдулхаевич Нуриев һәм президиум әгъзалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев