Ураза бәйрәме якынлаша!
![Ураза бәйрәме якынлаша!](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2022/5/1/8d89bbfbe56c5f8ea696dfe270c3e99e.jpg)
Хөрмәтле райондашлар, барча мөселман кардәшләрем!
Рамазан ае тәмамланып, Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм. Киләчәктә дә гыйбадәтләребезне дәвам итеп, Раббыбызга итәгатьле булып, балаларыбызда Исламга карата мәхәббәт хисе уятып, мөмкинлек булганда мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп яшик. Аллаһы Тәгаләбез Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, игелекле-изгелекле гамәлләребезне кабул кылсын, гөнаһларыбызны ярлыкасын иде. Киләчәктә дә ныклы иман белән яшәргә насыйп булсын!
Мирхәт хәзрәт Җамалиев,
район мөхтәсибе.
Нет комментариев