Урта Балтай авылында гомер итүче әтиебез Гыйзәтуллин Мөстәкыйм Сафа улы белән әниебез Гыйзәтуллина Фәһимә Малик кызы 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, иңне-иңгә куеп матур яшиләр
![Урта Балтай авылында гомер итүче әтиебез Гыйзәтуллин Мөстәкыйм Сафа улы белән әниебез Гыйзәтуллина Фәһимә Малик кызы 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, иңне-иңгә куеп матур яшиләр](https://apastovo.ru/images/uploads/grats/2018/8/14/3ba477aaa216972ae77359c07f8967ca.jpg)
Алар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Бар гомерләрен үз туган җирләренә багышладылар. Алтын туйлары белән котлап, әти-әниебезгә иң матур, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Тормышларыгыз мул, балаларыгыз сәламәт, оныкларыгыз тәртипле-инсафлы, үзегез бәхетле тормышта парлашып, әле озак еллар саулык белән гомер кичерсәгез иде.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен
Мәрхәмәтле олы җаныгыз!
Ихлас күңелдән яратып һәм хөрмәт итеп – барлык балаларыгыз һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев