Хәрби бурычын Әфганстандагы һәм Ватаннан читтә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан хөрмәтле райондашлар

Бу дата безнең йөрәкләрдә мәңгегә батырлык, антка тугрылык һәм хәрби намус символы булып калсын. Сугыш кешеләр язмышы, аларның йөрәкләре аша уза, онытылмас эз калдыра. Без бу кораллы каршылыкларда туганнарын һәм якыннарын, ирләрен һәм балаларын, ышанычлы дусларын һәм иптәшләрен югалткан кешеләрнең югалту кайгысын уртаклашабыз. Ватан өчен һәлак булганнарны искә алабыз, әйләнеп кайтканнарга хөрмәт һәм дан!
«Кайнар нокталар» утын узган күп кенә сугышчы-интернационалистлар һәм ветераннар элеккечә сафта. Алар район яшьләренә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә, Россия Армиясенең һәм хәрби хезмәтнең абруен күтәрә. Махсус хәрби операциясендә хезмәт итүче якташларыбызга да гуманитар ярдәм күрсәтү эшләрен алып барабыз.
Бу истәлекле көндә барыгыгызда тыныч күк йөзе, йортларда җылылык һәм уңайлылык, бәхет һәм иминлек телим.
«Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы» төбәк иҗтимагый оешмасының Апас районындагы бүлеге рәисе Фәнис Зәйнуллин.
Нет комментариев