Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле беренче укытучыбыз Насретдинова Гөлшат Камил кызы 24 августта олы гомер бәйрәмен каршылый

24 августа 2022, 09:24

330

0

2

Хөрмәтле беренче укытучыбыз Насретдинова Гөлшат Камил кызы 24 августта олы гомер бәйрәмен каршылый

Хөрмәтле Гөлшат Камиловна!
Белем иленә каршы алып, олы йөрәгегез, ихлас яратуыгыз белән укырга, язарга өйрәттегез, фән серләрен төшендердегез, тәрбия орлыклары өләштегез. Бүген дә безнең уңышлар белән кызыксынып, аралашып яшисез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!
Олы юбилеегыз һәм яңа уку елы белән тәбрик итеп, сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, тигез матур тормыш телибез. Барысы өчен дә олы рәхмәт сезгә!
Шытым салып нәни йөрәгемә,
Белем дөньясына озатучы.
Һәр уңышым саен сөенүче
Бары Сез ул, минем Укытучым!

Елаганда яшьләремне сөртеп
Сабырлыкка мине өйрәтүче.
Әниемдәй ягымлы елмаеп
Сез генәдер шулай эндәшүче.

Абынганда кулларымнан тотып
Туры юлга мине чыгаручы.
Укытучым Сез ул, мине барлык
Ялгыш-хаталардан коткаручы.

Йөрәктәге әрнү-сагышларны
Бер караштан барын да аңлаучы
Чәчтән сыйпап юатучы, Сез ул
Изге, саф күңелле Укытучым!
Иң изге теләкләр, олы хөрмәт белән – Апас урта мәктәбенең 9 “А” классы укучылары, класс җитәкчебез Айсылу Закирова һәм әти-әниләр.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев