Хөрмәтле дин - кардәшләр!

кардәшләр!
Рамазан ае – бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Әлеге изге айда ураза тотканнар тыелганнардан тыелып, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итеп, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала, үзенең бердәм, сабыр булуларын тагын бер кат раслый.
Хөрмәтле райондашлар! Сез бер-берегезгә карата яхшы мөнәсәбәтнең үрнәге булып торасыз. Район һәм авылларыбыз тормышында актив катнашасыз, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык традицияләрен ныгытуга зур өлеш кертәсез.
Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабул, биргән сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. Башкарган игелекле гамәлләребезне дәвамлы итеп, Аллаһы Тәгалә һәр эшләребездә уңышлар насыйп итсен иде.
Әлеге изге бәйрәм көнендә ил сагында булган егетләребезгә дә исәнлек - саулык телик. Сугыш афәтләре бетеп, илебездә тыныч тормыш урнашсын дип телибез!
Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә исәнлек-саулык,тынычлык, шатлык алып килсен.
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Район башлыгы Җиһаншин Айрат Гәбделхак улы
Нет комментариев