Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

08 марта 2025, 07:10

71

0

0

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

  Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән котлыйм.
Хатын-кыз дигән илаһи зат җан җылысын биреп, якыннарына һәм туганнарына наз бүләк итеп, дөньябызны кояш кебек яктырта, күңелләргә тынычлык хисләре иңдерә. Бездә нинди яхшылык, шәфкатьлелек, игелекләр булса, барысы өчен дә сөекле әниләребезгә, хатыннарыбызга, апа-сеңелләребезгә, әбиләребезгә бурычлыбыз. Без районыбызның үз җилкәләрендә канкойгыч сугыш дәһшәтенең бөтен авырлыгын күтәргән ветеран хатын-кызларыбызга да чиксез рәхмәтле. Бүген махсус хәрби операциядә булган егетләрнең сабыр йөрәкле, мәрхәмәтле әниләренә, тормыш иптәшләренә бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетеп, җиңү шатлыкларын кичерергә язсын. Һәлак булганнарның гаиләләренә сабырлыклар телибез.
Язгы бәйрәм сулышы һәр йортка кереп, күңелләрне шатландырсын. Сөенечтән йөзләрегез балкып торсын, һәр көн сезгә игелек һәм наз алып килсен. Сәламәтлектә, бәхеттә, иминлектә яшәгез, һәрчак яшь, гүзәл һәм ягымлы булып калыгыз!
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев