Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Юбилей белән котлыйбыз!

19 мая 2018, 08:41

1491

0

0

Юбилей белән котлыйбыз!

Апаста гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез Шәмсетдинова Дания Кәфил кызы 19 майда үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

33 ел гомереңне “Кояшкай” балалар бакчасында балаларга багышлап, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшеп, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче булып, олы ихтирам казангансың. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, бөтен гомереңне “балаларым, туганнарым” дип өзелеп яшәгәнең өчентирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең күңел җылысын һәркемгә дә җиткерәсең, төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып озак еллар бергә яшәргә язсын. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән әтиебез белән бергәлектә, безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшә. 
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең, балаларың һәм Әнәледә яшәүче әти-әниең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев