Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Заготзерно бистәсендә яшәүче иң якын, иң кадерле кешебез Заһидуллина Әлфия Хәнәфи кызы 27 октябрьдә гомер бәйрәмен – күркәм юбилеен каршылый

27 октября 2021, 13:46

429

0

0

Заготзерно бистәсендә яшәүче иң якын, иң кадерле кешебез Заһидуллина Әлфия Хәнәфи кызы 27 октябрьдә гомер бәйрәмен – күркәм юбилеен каршылый

Әниебез - Иске Әнәле авылы кызы. Ул 1951нче елның октябрь аенда туган. Апас мәктәбен, Казан авыл хуҗалыгы инситутын тәмамлый. Хезмәт юлын юллама белән Удмуртиянең Воткинский районы, “Воткинский” совхозында баш экономист булып башлап җибәрә. Аннан туган ягында дәвам итә. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә, Горбунов исемендәге колхозда, “Сельхозхимия” берләшмәсендә, Каратун икмәк кабул итү предприятиясендә баш экономист булып эшли ул. Хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган экономисты исеменә ия. Әтиебез белән тормыш корып, күпләргә үрнәк булырлык, ныклы гаиләдә, пар канатлар астында бер-бер артлы ике бала тәрбияләп үстереп, олы юлга бастырдылар.
Әниебез! Без синең тырыш, гади, намуслы, һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып торучы, кайгыртучан, мәрхәмәтле, киң күңелле кеше булуыңа сокланабыз. Синең алда баш иеп, хөрмәтебезне белдерәбез.
Туган көнең белән сине,
Чын күңелдән котлыйбыз!
Озын гомер, сәламәтлек сиңа,
Тигез тормыш, бәхет телибез!
Озын гомер бирсен Ходай сиңа
Кояш бүләк итсен яктылык.
Балаларың гына түгел, оныклар да
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәшид, балаларың Марат- Венера, Тәскирә-Раил, оныкларың Нияз, Зилә, Алия, Зифа, Дилия. Бу теләкләргә әниебез Гөлчирә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев