Зур Күккүз авылында яшәүче Хафизова Рүзилә Кабир кызының 1 июльдә 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син безнең җылытучы кояшыбыз, тормышта юл күрсәтүчебез, киңәшчебез, терәгебез. Киләчәк тормышыңда саулык-сәламәтлек, тигез, матур тормыш, озын гомер, балаларыңның һәм оныгыңның игелеген тоеп яшәвеңне телибез. Без сине бик яратабыз.
Яшә син мәңгелек гөл булып,
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп.
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
Иң изге теләкләр белән – тормыш иптәшең Илмас, балаларың Илнар-Айсылу, Рамил, оныгың Раяз. Бу теләкләргә әти-әниең, барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев