Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

14 гыйнвар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе көне

Апаста балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе тарафыннан узган елда барлыгы 54 эш каралган.

( 14 гыйнвар, “Апастово-информ”).

14 гыйнвар көнне Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау комиссиясе көне буларак билгеләп үтелә. Апас районында 26 имин булмаган гаилә һәм балигъ булмаган 10 яшүсмер махсус исәптә тора. Социаль яктан имин булмаган 4 гаиләдә 5 бала тәрбияләнә. Алар балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең нык күзәтүе астында. Узган елда барлыгы 24 утырыш үткәрелгән, аларда 54 административ эш каралган.

  • Комиссия сәркатибе Гөлнара Маликова сүзләренә караганда, балалар, балигъ булмаган яшүсмерләр арасында тәртип бозулар, беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйле. Бала әти-әнисе үрнәгендә үсә. Әгәр дә гаиләдә балага игътибар аз булса, ата-ана үзләре тискәре гамәлләр кылса, бала тәрбиясез, тәртипсез булып үсә. Шулай ук бала кайбер яман гадәтләрне яшьтәшләреннән күреп үзенә сеңдерә. Моңа баланың ихтыярсызлыгы, тәҗрибәсезлеге дә сәбәп булырга мөмкин.
    • Комиссиянең бүгенге составында 15 кеше. Аның рәисе – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. Комиссия составында балалар өчен җаваплы район оешма-учреждениеләре вәкилләре, җитәкче-белгечләр дә бар. (ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев