Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"15 яшемдә әни булдым..."

Вәт замана җитте...

Үзенең 15 яшендә әни булуы турындагы хисләре белән кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә бүлешкән.

"Нәкъ 9 ай элек әни булачагымны белдем. Әй шатландым! Шушы хәбәрне тизрәк егетемә сөйлисем килде. Ул миннән аз гына өлкәнрәк, аңа 22 яшь. Үз гаиләсе бар иде. Әмма бу хәлне белгәч, ул хатынын ташлар, дип уйлаган идем. Чөнки аларның балалары юк иде.

Әмма безнең уйлар гел чынга ашмый шул. Бу хәбәрне ишеткәч, ул мине ташларга булды. "Бу минем бала түгел. Син анда әллә кемнәр белән йөрисеңдер әле", дип кычкырды да машинасына утырып китте. Башкача телефонын да алмады, язмады да.

Әниемә рәхмәт, ул миңа ярдәм итте. "Бу балага андый әти кирәкми, үзебез аякка бастырабыз аны", - диде.

Шунысы кызганыч: егетемнән тыш, дусларым да миннән баш тартты. Имеш тә, 15 яшьтә мин әни булгач, тәрбиям начар, янәсе. Бәлки, шулайдыр да... Әмма үз балама бүген карыйм да иң бәхетле әни булуымны аңлыйм...", - дип язган ул.
Ә сез аңа нинди киңәшләр бирер идегез?

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-02-18/15-yashemd-ni-buldym-2698802

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев